Бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Комиссия утырышы узды.
Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Ведомство башлыгы 2022 елда автомобиль юлларында су ташуларын һәм су басуларны булдырмау өчен әзерлек эше турында сөйләде.
Чаралар кысаларында автомобиль юлларына су ташу куркынычы янаган участоклар билгеләнгән, ясалма корылмалар тикшерелгән, су үткәрү торбалары каралган һәм кардан, боздан кечкенә күперләрне чистарту эше башланган. Шулай ук федераль дәрәҗәдәге юлларда да күпер корылмалары тикшерелә, 11 куркыныч янаган нокталарда һәм түбән күперләрдә тәүлек буе кизү торуны оештыру планлаштырыла.
Шул исәптән ике түбән күпер, бу - "Казан - Ульян" - Черки-Килдураз - Черки-Бәбки (Черки Килдураз), км 14+100 һәм "Вольный Стан - Кыят - Яшевка" (Немчиновка авылы янындңа), км 46+945 аерым игътибарга алынган. Шулай ук язгы ташу чорында Буа муниципаль районының Карлы елгасы аша күпер дә ябык булачак.
Чыгышында Фәрит Хәнифов су ташуларны булдырмау максатында буаларда җыелган суларны вакытында агызу зарурлыгын ассызыклады.