Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында яңа логистик элемтәләр формалаштыру мәсьәләләре буенча Оператив штаб утырышы булып узды.
Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениясе башлыгы урынбасары Сергей Автономов, «ТР Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениясе директоры Эдуард Данилов, «Волгадорстрой» ҖЧҖ генераль директоры Игорь Гранфельд, «Каздорстрой» ААҖ генераль директоры Борис Николаев, «Автострада» АҖ генераль директоры Олег Шабалин һәм Татарстан Республикасы юл һәм транспорт оешмалары вәкилләре катнашты.
Шулай ук видеоконференцэлемтә рәвешендә узган утырышта республика муниципаль районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашты.
Министр Фәрит Хәнифов ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Оператив штаб эше, беренче чиратта, ведомствога караган оешмалар, төзелеш бүлекчәләре һәм башкарма комитетларының юл һәм транспорт тармагына кагылышлы сорауларны хәл итүгә бәйле дип башлады.
"Бу бурычларны мөмкин кадәр тиз хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләп үтте министр. Хәзер республика һәм федераль дәрәҗәдә икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча Оператив штаблар булдырылды. Республика штабын Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин җитәкли.
Утырыш барышында федераль социаль-икътисади ярдәм чаралары, шул исәптән кече һәм урта бизнес өлкәсендә ярдәм итү турында сүз барды. Шулай ук шәһәр төзелеше эшчәнлеген җайга салу мөмкинлекләре һәм "Платон" авыр йөк автомобильләре өчен түләүләрнең гамәлдән чыгуы турында хәбәр ителде.
Чарада шулай ук мониторинг үзәге - юл-төзелеш техникасын һәм запас частьләрне сатып алу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.