«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында агымдагы елда республиканың Лаеш муниципаль районында «Лаеш - Чырпы» автомобиль юлына капиталь ремонт ясалачак.
Юл эшләрен 8+225 - чакрым 11+275 чакрым участогында башкарырга планлаштыралар.
Ремонт эшләрен башкаруга республика бюджетыннан 100 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.
Юл куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм хәрәкәт уңайлылыгын яхшырту өчен яктылыкны кире кайтара торган өслекле яңа юл билгеләре урнаштырылачак. Шулай ук су үткәрү торбаларын урнаштыру участокларында һәм югары катламлы участокларда юл билгеләрен урнаштыру планлаштырыла. Автобус тукталышын яңарту да күздә тотыла.