«ЮВТ АЭРО» Татарстан авиакомпаниясе гадәти режимда эшләүне дәвам итә

2022 елның 22 марты, сишәмбе

"ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе самолетларына санкцияләр кагылмады. Ләкин һава суднолары өчен запас частьләр алу мәсьәләләре бар. "Авиакомпания запас частьләр кайтарту мәсьәләсендә вариантлар барлый. Бу сорау агымдагы вәзгыятьтән чыгып хәл ителәчәк ", - дип хәбәр иттеләр.

Бүгенге көндә авиакомпания флотында 7 данә  Bombardier CRJ 200 канада самолёты, 1 данә Bombardier Challenger 604 самолеты һәм 2 данә Bell-429 вертолеты бар. «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе даими рәвештә пассажирлар ташу белән шөгыльләнә, төп аэропортлар - «Казан» халыкара аэропорты һәм «Бөгелмә» аэропорты.

Авиакомпания Көньяк шәһәрләргә очышларны вакытлыча туктатып тора.

Әйтик: Ростов (Платов), Краснодар (Пашковский), Анапа (Витязево), Геленджик, Элиста, Ставрополь, Белгород, Брянск, Курск, Воронеж, Симферополь шәһәрләренә әлегә рейслар туктатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International