Татарстан транспорт комплексының физик культура командалары арасында «Сәламәтлек-2022» Спартакиадасы башланды

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Татарстан транспорт комплексының физик культура командалары арасында «Сәламәтлек-2022» Спартакиадасы старт алды.

Спартакиада сезонын ачу тантанасында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков, автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика оешмасы рәисе Юрий Данилов һәм башка җитәкчеләр катнашты.

Ел дәвамында чаңгы ярышлары, волейбол, ату, җиңел атлетика, мини-футбол, шахмат, шашка, дартс, стрит-бол һәм өстәл теннисы буенча ярышлар узачак.

Узган шимбәдә “Динамо” чаңгы базасында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләренең спорт командалары арасында чаңгы ярышлары узды.

Чарада хатын-кызлар һәм ирләр командалары арасында ярышлар дүрт яшь категориясе буенча үткәрелде: хатын-кызлар өчен дистанция 3 чакрым, ир-атлар өчен - 5 чакрым билгеләнгән иде.

Ярышлар йомгаклары буенча призер дип түбәндәгеләр танылды:

1 урын - Главтатдортранс

2 урын -Казанның 2 нче номерлы ПАТП

3 урын - Метроэлектротранс

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International