2021 елда Казан белән Мәскәү арасында автомобильләр ташучы вагоннарда 200 гә якын автомобиль җибәрелгән

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Мәскәү - Казан маршруты буенча 2021 елда Федераль пассажир компаниясе" АҖ "Россия тимер юллары" ААҖ җәмгыятенең махсуслаштырылган автомобиль йөртү вагоннарында 201 транспорт чарасы җибәрелгән.

 Узган ел белән чагыштырганда 2020 елда 138 автомобиль ташылган.

Сәяхәттә машина кулланырга теләгән пассажирлар ерак араларга йөри торган поездларның махсуслаштырылган вагонында үзләре белән машина күчерә алалар.

Автомобиль йөртүче вагоннар 12 маршрут буенча йөриләр: Мәскәү - Казан, Мәскәү - Адлер, Санкт-Петербург - Адлер, Мәскәү - Санкт-Петербург, Мәскәү - Петрозаводск, Мәскәү - Ростов-на-Дону, Ростов-на-Дону - Адлер, Мәскәү - Хельсинки, Самара - Мәскәү, Казан - Адлер, Казан - Ростов-на-Дону, Мәскәү - Мурманск.

Махсус вагон алдан бирелгән гаризалар буенча поезд составына өстәлә һәм бер үк вакытта 8 мотоцикл һәм зурлыгына, авырлыгына карап 3 яисә 5 автомобиль күчерә ала.

Вагон автомобильләр беркетү өчен махсус җиһазлар, шулай ук янгын һәм сак сигнализациясе системалары белән җиһазландырылган.

Гаризаларны билет кассаларында һәм «Росия тимер юллары» ААҖ сайтында рәсмиләштерергә мөмкин.

Тулырак мәгълүматны "Россия тимер юллары" ААҖ сайтының "Автомобиль ташу" бүлегендә алырга мөмкин.

Белешмә: Горький тимер юлы полигонында транспорт чараларын махсус вагоннарда автомобиль ташу 2017 елның октябреннән бирле Мәскәү - Казан маршруты буенча гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International