Түбән Камада юл милли проекты буенча Химиклар проспектын төзекләндерәчәкләр

2022 елның 25 феврале, җомга

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында агымдагы елда Түбән Кама шәһәрендә Химиклар проспектына капиталь ремонт ясалачак. Юл эшләрен ике җирдә: Корабельная урамыннан алып Көньяк урамына кадәр, озынлыгы - 1,4 чакрым һәм Менделеев урамыннан Вахитов проспектына кадәр, озынлыгы - 0,540 чакрым башкару күздә тотыла.  Төбәк бюджетыннан финанслауның гомуми күләме  якынча 300 млн сум тәшкил итә.

Югарыда әйтелгән участокларда юл өслекләре һәм тротуарлар ремонтланачак, шулай ук төнлә яктыртылган яңа юл билгеләре урнаштырылачак. Әлеге чаралар автомобиль юлларының транспорт-эксплуатация торышын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Барлыгы исә Түбән Кама шәһәр агломерациясендә 2022 елда 3,0 чакрымнан артык юл ремонтлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International