23-25 февральдә Тампер шәһәрендә CONNECT VIII Халыкара авиация форумында Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты делегациясе катнаша.
Чарага 650 делегат, 75 авиакомпания вәкиле һәм 280 аэропорт чакырылган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясеннән Казан аэропорты әлеге форумга тәкъдим ителгән бердәнбер аэропорт.
Чараның төп дискуссия темаларының берсе - һава транспорты өлкәсендә үзараэлемтәләр урнаштыру. Форумда «Казан» аэропорты делегациясе Алмания, Венгрия, Ирландия, Согуд Гарәбстаны, Төркия, Финляндия, Сербия, Черногория, Латвия, Франция, Польша һәм башка ил коллегалары белән очрашты. Очрашуларда катнашучылар арасында эре авиакомпания вәкилләре генә түгел, аэропортлар һәм дөньякүләм танылган туристик операторлар да бар.
«Казан» аэропорты гадәттәгечә чит ил коллегаларын кызыксындырды.
Без маршрут челтәрен актив үстерү генә түгел, гамәлдәге маршрутлар буенча пассажирлар йөртүнең күләмен дә арттырабыз.
Шулай итеп, без Ryanair, Eurowings, Saudia, Finnair, Air Serbia һәм башка эре халыкара авиаюллар вәкилләре белән берничә очрашу узды.
Белешмә: Халыкара авиация форумына 2004 елда Airport Agency France оешмасы нигез салган. Аның максаты - гражданнар авиациясен үстерү.