Татарстан юлларында хәзер 499 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтә

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

Хәзер Татарстан юлларында 499 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларда 255 берәмлек техника эшләде. 

Юлларга сибү өчен 290 мең тонна ком-тоз катнашмасы, 6 мең тонна тоз һәм 2 мең тоннадан артык тоз эремәсе тотылган.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда болытлы һава көтелә, төнлә аязучан. Республиканың кайбер районнарында кар, җил, буран рәвешендә явым-төшемнәр булачак. Юлларда бозлавык, кар боткасы. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, секундына 7-12 м, көндез урыны белән секундына 18 м кадәр булачак. Көндез температур - 2 дә алып +2 градуска кадәр.

Авиация, су, тимер юл транспорты объектларында, Идел һәм Кама елгалары аша күперләрдә хәлләр тотрыклы.

Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының тәүлек буе эшләүче оператив хезмәтенә (843)291-91-91 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International