Министрлык пандемия шартларында автотранспорт оешмаларына субсидия күчерү буенча эш алып бара

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан автотранспорт оешмаларына финанс чаралар бирү турында килешүләр төзү буенча муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары белән эш алып барыла.

Җәмәгать транспортында QR-код кертелү сәбәпле чыгымнарны компенсацияләүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан ноябрь һәм декабрь айларына 85,5 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.

Акча муниципалитетлар тарафыннан имзаланган килешү һәм гаризалар бирелү белән күчереләчәк.

Бүгенге көндә Министрлыкка 13 муниципалитеттан килешү тапшырылган.

Үз чиратында, муниципаль берәмлекләр акчаны субсидияләр рәвешендә күчерәчәкләр.

Әлеге мәсьәлә буенча Министрлык муниципаль берәмлекләр белән даими эш алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International