Казан һәм Чаллы агломерацияләрендә милли проект кысаларында интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертүгә 385 млн сум акча юнәтеләчәк

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проектының «Юл хуҗалыгын үстерүнең гомумсистема чаралары» региональ проекты кысаларында 2022 елда Казан һәм Чаллы шәһәр агломерацияләрендә интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертү эшләре дәвам ителәчәк.

Юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасын, транспорт чараларының саллы контролен автоматлаштыру системасын үстерү, юл хәрәкәте ешлыгын контрольдә тоту һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны видео һәм фотога төшерү системасы буенча эшләр башкару планлаштырыла. Интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертү юл хәрәкәте белән оператив идарә итүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Бу максатка федераль бюджеттан 385,3 млн сум финанслау каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International