Фәрит Хәнифов Мәскәүдә «Шәле - Баулы» автомагистрален төзү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмәләр уздырды

2022 елның 18 феврале, җомга

Кичә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Мәскәүдә эш сәфәрендә булды.

Ведомство җитәкчесе Мәскәү автомобиль-юл дәүләт техник университетында һәм "РосДорНИИ" оешмасында эшлекле киңәшмәләр үткәрде.

Чараларда шулай ук "Автострада" АҖ генераль директоры Ренат Уткин, "Татдорпроект институты" АҖ генераль директоры урынбасары Марат Якушев, МАДИ университетының "Юллар төзү һәм эксплуатацияләү" кафедрасы мөдире Виктор Ушаков һәм КГАСУ транспорт корылмалары институтының автомобиль юллары, күперләр һәм тоннельләр кафедрасы доценты Ренат Мавлиев катнашты.

Киңәшмәләр барышында республикада түләүле «Шәле (М-7) - Баулы (М-5)» автомобиль юлының конструкцияләре мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International