"Бигеш" аэропортыннан Симферопольга - ташламалы билетлар

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

31 майдан Red Wings авиакомпаниясе Николай Лемаев исемендәге "Бигеш" халыкара аэропортыннан Симферопольга субсидияләнә торган рейсларны җибәрүгә керешәчәк.

Рейслар 31 майдан 30 сентябрьгә кадәр атнага ике тапкыр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә оештырылган.

Билет комиссияне исәпкә алып, бер якка 4185 сум тәшкил итәчәк.


Аэропорт кассасында билетлар сатыла. Субсидияле тарифлар буенча урыннар саны һәр рейста чикләнгән.

Тулырак мәгълүмат: https://www.flyredwings.com сайтында һәм «Бигеш» аэропорты кассаларында: 8 8552 796 706

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International