Татарстанның төбәк юлларында хәзер 529 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтә

2022 елның 4 феврале, җомга

Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 529 берәмлек кар чистарту техникасы эшли.

Төнлә юлларда 318 берәмлек техника хезмәт итте. 3689 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 131 тонна тоз кулланылды.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда Татарстанда болытлы һава, юеш кар, урыны белән көчле буран, урыны белән көчле җил көтелә. Юлларда бозлавык. Температура көндез 0-4 градус.

Юлларында һәм транспорт комплексы объектларында гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының тәүлек буе эшләүче оператив хезмәтенең (843)291-91-91 телефонына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International