Казанда «Компрессорный» тукталыш платформасында касса павильоны күчерелә

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

7 февральдән "Содружество" шәһәрара пассажир компаниясенең касса павильоны урынын үзгәртә.

Ул Ветеринария академиясе янында урнаштырыла. Әлеге карар "Компрессорный" транспорт-күчеп утыру ноктасын төзү сәбәрле кабул ителде.
 
Павильонда элеккечә ике касса эшләячәк, берсе - тәүлек буе хезмәт күрсәтә. 

"Компрессорный" тукталыш платформасында шәһәрара поездларга гын туүгел, шулай ук авиабилетлар, ерак араларга йөри торган поездларга  билетлар һәм шәһәрара автобусларга да билетлар сатып алырга мөмкин. 

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны аша һәм https://sodruzhestvoppk.ru  сайтында алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International