«Бигеш» аэропортында Кара диңгез курортларына билетлар сатыла башлады

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

"Red Wings" авиакомпаниясе Николай Лемаев исемендәге «Бигеш» халыкара аэропортыннан май аенда Россиянең Кара диңгез курортлары – Анапа, Геленджик, Симферополь һәм Сочи шәһәрләренә турыдан-туры рейслар ача. Җылы якка очучы туристлар өр-яңа барлык уңайлыклары булган 100 пассажир сыйдырышлы SSJ 100 лайнерында очачак.

Түбән Камадан рейслар түбәндәге расписание буенча оештырылачак:

-3 июньнән башлап Анапа шәһәренә җомга көннәрендә;

-30 майдан Геленджик шәһәренә дүшәмбе көннәрендә;

-31 майдан Симферополь шәһәренә сишәмбе һәм җомга көннәрендә;

-29 майдан Сочи шәһәренә сишәмбе һәм якшәмбе көннәрендә очачак.

Билетларны авиакомпаниянең flyredwings.com рәсми сайтында уңай бәяләрдән сатып алырга мөмкин.

Шулай ук Red Wings авиакомпаниясе лайнерлары «Бигеш» аэропортыннан Яңа Уренгой һәм Сургут шәһәрләренә дә оча. Март аеннан рейслар Екатеринбург шәһәренә самолетлар да җибәрелде.

Аirliners.net фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International