Бүген Теләче авылында Теләче авыл җирлегенең Хисап бирү сессиясе узды. Чарада Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хәҗипов һәм Татарстан Республикаы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Халык җыенында салым мәсьәләләре, шулай ук Теләче авыл җирлегенең эшчәнлек нәтиҗәләре каралды.