1 февральдән Татарстанның Биектау районында урнашкан Пермяки авылыннан Казанга яңа автобус маршруты ачыла. Казан-Пермяки маршруты Биектау аша уза, маршрутның озынлыгы 30 чакрым тәшкил итә.
Казаннан автобуслар көн саен Аграрная урамы, 8 адресы буенча урнашкан «Көнчыгыш» автовокзалыннан кузгала. Автовокзалга шәһәр эчендә хәрәкәт итүче 5, 33, 34, 63, 71, 197 номерлы автобуслар белән барырга мөмкин.
Пермяки авылыннан автобуслар Совет мәйданына кадәр бара.
Маршрут "Көнчыгыш автовокзалы" ҖЧҖ карамагында. Рейсларны 19 кешелек автобуслар башкара. Пассажирлар агымы күп булган очсракта 43 кеше сыйдырышлы автобуслар җибәрү дә күздә тотыла.
Расписание һәм юл бәясе турында тулырак мәгълүматны автовокзалның белешмә хезмәтендә (843) 233 41 17, 89625593037 телефоннары аша белешергә мөмкин. Хезмәт күрсәтү 06:30 - 20:00 сәг. кадәр.