Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Алабугада автостанция бинасын файдалануга тапшыру тантанасында катнашты.
189 кв. м мәйданы булган бер катлы бинада урнашкан автостанция 2017 елда «Металл-С» шәхси инвестор акчасына төзелгән иде. 2018 елда ул ябылды.
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, халыктан мөрәҗәгатьләр күп булу сәбәпле 2021 елның декабрендә автостанция эшен яңартты һәм яңа маршрут челтәре булдыру турында карар кабул ителде. Гыйнвар башында автостанция муниципаль акча хисабына милекчедән 10 млн. сумга сатып алынды.
Халыкка уңайлы шартлар тудырылды. Ана һәм бала бүлмәсен җиһазлау планлаштырыла. Моннан тыш, бина эчендә һәм бина тирәсендәге мәйданчыкта видеокүзәтү һәм сак сигнализациясе системалары урнаштырылачак.
Алабуга муниципаль районында 22 муниципаль маршрут хезмәт күрсәтә, шуларның 13 - шәһәр һәм 9-шәһәрара маршрутлар. Шулай ук Алабугадан Казанга, Мамадышка, Чистайга, Яр Чаллы һәм Менделеевск шәһәрләренә муниципальара автобус маршрутлары йөри.