Казан тимер юлы вокзалларында 2021 елда хәрәкәт итүдә авырлык кичергән 1618 пассажирга хезмәт күрсәтелде

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

2021 елда Горький тимер юлы вокзалларында 16 меңгә якын инвалид пассажирга махсус ярдәм күрсәтелгән. Бу 2020 ел күрсәткеченнән 77,5% артыграк.

Хәрәкт итүдә инвалидларга ярдәм итү үзәгенә иң күп гариза Киров (3541 кеше), Түбән Новгород (3060), Казан (1618) һәм Ижевск (1219) тимер юл вокзалы пассажирларыннан килгән.

Агымдагы пандемия шартларында хезмәт күрсәтү саклык чараларын исәпкә алып күрсәтелә.

Тимер юл вокзалларында физик мөмкинлекләре чикләнгән затларга түләүсез ярдәм күрсәтелә, шулай ук багаж ташу буенча да хезмәт күрсәтү бушлай.

Исегезгә төшерәбез, тимер юл вокзалларында ярдәм күрсәтү буенча 8 (800) 775-00-00 телефоны буенча кабул ителә. Гаризаны сәяхәткә  чыгар алдыннан өч тәүлек кала, әмма 24 сәгатьтән дә калмыйча бирү сорала.

Тулырак мәгълүмат «Россия тимер юллары» ААҖ сайтында алырга мөмкин. https://www.rzd.ru/ru/9290

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International