Горький тимер юлы урнашкан РФ субъектларының берләштерелгән бюджетларына һәм бюджеттан тыш фондларга салым түләүләренең гомуми күләме 2021 елда 14,1 млрд. сум тәшкил иткән. Бу 2020 ел күрсәткеченнән 8% ка артыграк.
Түбән Новгород өлкәсендә салым түләүләре 9,3 млрд. сумнан арткан, Татарстан Республикасында – 1,4 млрд. сум, Киров өлкәсендә – 1 млрд. сум, Владимир өлкәсендә – 896 млн. сум, Удмурт Республикасында – 762 млн. сум, Чуаш Республикасында – 303 млн. сум, Свердловск өлкәсендә – 177 млн. сум, Башкортстан Республикасында – 93 млн. сум, Марий Эл Республикасында – 47 млн. сум тәшкил иткән.
Горький тимер юлы холдингы предприятиеләре эре салым түләүче булып тора һәм региональ шулай ук җирле бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга салымны тулысынча күчереп бара.