Бүген ТР Президенты катнашында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы булды

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының «Татарстан юл-транспорт комплексының 2021 елда эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга төп бурычлары турында» киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Утырышта ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашты.

Коллегия утырышы, республиканың транспорт комплексы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре турында фильм күрсәтүдән башланды.

Министр Фәрит Хәнифов «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектын тормышка ашыруга аерым тукталды.

Йомгаклау коллегиясе кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың юл-транспорт комплексы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тулырак: https://mindortrans.tatarstan.ru/index.htm/news/2050882.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International