Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Куйбышев тимер юлы белән телекүпер оештырылды. Сәламләү сүзе белән Куйбышев транспорт хезмәте күрсәтү үзәге башлыгы Игорь Хахулин чыгыш ясады. Түгәрәк өстәл Идел-Кама төбәгендә Круглое Поле станциясендәге элеккеге тимер юл вокзалы бинасында хезмәт күрсәтү үзәге ачылуга багышланды.
Үзәк тимер юл транспорты ярдәмендә пассажирлар йөртүне оештырганда клиентлар һәм партнерларның үзара хезмәттәшлеген җиңеләйтә.
И.Хахулин билгеләп үткәнчә, бу-клиентлар, кече һәм урта бизнес предприятиеләре белән эшләүнең яңа форматы, ул бер урында барлык сорауларын хәл итүдә «бер тәрәзә» форматында «сорау-җавап» принцибы буенча үзара бәйләнешне формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.