Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россия транспорт университеты» федераль дәүләт автоном югары белем бирү учреждениесе арасында хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы кысаларында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россия транспорт университеты» федераль дәүләт автоном югары белем бирү мәгариф учреждениесе арасында хезмәттәшлек итү турында Килешүгә кул куелды.
Килешү юл-транспорт инфраструктурасын анализлау, транспорт инфраструктурасы объектларын модельләштерү буенча алгоритмик алымнар һәм Татарстан Республикасында пассажирлар агымын фаразлау, методик рекомендацияләр әзерләү өлкәсендә, шулай ук транспорт тармагы өчен кадрлар әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлек итү бурыч булып тора.
Килешүгә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм «Россия транспорт университеты» федераль дәүләт автоном югары белем бирү учреждениесе ректоры Александр Климов кул куйды.