Рөстәм Миңнеханов «Главтатдортранс» белгечләренә яңа хезмәт автомобильләрен тапшырды

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «Главтатдортранс» учреждениесе белгечләренә яңа хезмәт автомобильләрен тапшырды. Тантаналы чара Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәге каршындагы мәйданда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды.

20 ел дәвамында «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесе автомобиль юлларын һәм юл корылмаларын проектлау, төзү, реконструкцияләү, ремонтлау һәм карап тотучы төп эш бирүче булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International