Рөстәм Миңнеханов «Росия тимер юллары» ААҖ филиалы Куйбышев тимер юлы башлыгы Вячеслав Дмитриев белән очрашты

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Куйбышев тимер юлы башлыгы Вячеслав Дмитриев белән очрашты.

Очрашуда сүз Куйбышев тимер юлы һәм Татарстан Республикасының уртак проектларын гамәлгә ашыру, тулаем тимер юл транспорт инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре турында барды.

Шулай ук Татарстан территориясендә шәһәрара пассажирлар йөртүне оештыру, республика шәһәрләрендә вокзал комплексларын үстерү кебек актуаль темалар да кузгатылды.

Рөстәм Миңнеханов Куйбышев тимер юлы җитәкчелегенә хезмәттәшлек итүдә рәхмәтен белдерде һәм бүген сәнәгать потенциалы үсешенең төп факторы – төбәкнең тимер юл инфраструктурасын үстерү, диде.

Очрашуда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР Министрлар Кабинетының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илдар Сибгатуллин һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International