2021 елның декабрендә Татарстанда Россия тимер юл челтәре аша 1,5 млн. тонна йөк төялгән. Бу 2020 елның декабре белән чагыштырганда 1,8% күбрәк.
2021 елның гыйнвар-декабрь айларында йөк төяү 15,2 млн. тонна тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,7% кимрәк.
2021 елда 10,6 млн.тоннадан артык нефть һәм нефть продуктлары төялгән, бу 2020 елның гыйнвар-декабренә карата 1,8% кимрәк, 868,2 мең тонна химия һәм минераль ашламалар (-10,2%), 856,1 мең тонна химикат һәм сода (+1,1%), 515 мең тонна ашлык (+21%), 560,3 мең тонна кара металл ватыклары (+9,4%), 221,7 мең тонна төзелеш йөге (+5,2%), 245,1 мең тонна калдык (-33,4%), 175,5 мең тонна кара металл (-4,9%) һәм 70,4 мең тонна метиз (+33,7%).
Фото: www.instagram.com