Татарстан юллар буенча сыйфатлы һәм халык тарафыннан канәгатьлелек белдергән регион-лидерлар рәтенә керде

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты Россия юл хуҗалыгын тотрыклы рәвештә үстерүне тәэмин итте. Россия төбәкләрендә яшәүчеләрнең 49% илдәге автомобиль юлларының сыйфатыннан һәм һәркем файдалана алырлык булуыннан канәгать. Шулай ук алар юл-транспорт инфраструктурасы яхшыруын да билгеләп үтәләр. Мондый мәгълүматлар 2021 елның декабрендә Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) үткәргән тикшеренү нәтиҗәсендә алынган.

170 мең респондент катнашкан сораштыру Россия Федерациясенең 85 төбәгендә үткәрелгән. Регион-лидерлар исемлегенә Чечен Республикасы (85%), Севастополь (81%), Кырым Республикасы (75%), Төньяк Осетия-Алания Республикасы (67%), Кострома өлкәсе (66%), Кабардино-Балкар Республикасы һәм Татарстан Республикасы (63%), Калининград өлкәсе, Саратов өлкәсе, Иваново өлкәсе (62%), Марий Эл Республикасы һәм Белгород өлкәсе (61%), Төмән өлкәсе һәм Ингушетия Республикасы (60%) кергән.

Халык фикерен өйрәнүдә төп уңай үзгәрешләргә юлларны ремонтлау күләмнәрен һәм сыйфатын арттыруны, яңа трассалар һәм магистральләр ачылуны, күперләр һәм транспорт инфраструктурасы участокларын төзүне керткәннәр.

Респондентларның 52% - узган елда торак пунктлар эчендәге юлларның сыйфаты яхшыруын күрсәткән, төбәк трассалары буенча да шундый ук күрсәткеч - 58%. Шул ук вакытта шәһәр юлларының сыйфатын сораштыруда катнашучыларның 43%, төбәк юлларын сораштыруда - 48% катнашучы билгеләп үтте.

Аналитиклар фикеренчә, автомобиль юлларының сыйфаты һәм  файдалану өчен уңайлы булу күрсәткечләре алдынгы рәтләрдә урын алып тора.

Исегезгә төшерәбез, 2030 елга норматив халәттә региональ трассаларның 60 %, агломерацияләрнең юл - урам челтәре 85 % түбән булмаска тиеш.

Фотода: Татарстанның милли проект буенча ремонтланган Тукай муниципаль районында урнашкан Чаллы - Сарман автомобиль юлы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International