Ике катлы поездларда сәяхәт бәясе 900 сумнан башлана

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия тимер юллары ААҖ Федераль пассажир компаниясе ике катлы поездларда купе вагоннарының өстәге урыннарына сәфәр кылу өчен ташламалы бәяләргә билетлар тәкъдим итә. "Ике катлы поездлар" акциясе кысаларында билетларны 2022 елның 31 мартына кадәр алырга мөмкин. Кайбер юнәлешләрдә билетларның минималь бәясе 900 сум булырга мөмкин.

Ике катлы поездларда махсус бәяләр Казанны Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижевск, Самара, Пенза, Ырынбур һәм Адлер белән тоташтыручы ике катлы поездларга, шулай ук Санкт-Петербург - Адлер маршрутына кагыла.

Сәфәрне юнәлешенә карап 2022 елның 31 мартына кадәр планлаштырырга була.

Акциягә кертелгән поездлар исемлеге, шулай ук аның шартлары белән Россия тимер юллары ААҖ сайтында "Тарифлар һәм акцияләр" бүлегендә танышырга мөмкин.

Билетларны кассаларда яисә рәсми сайтта сатып алырга мөмкин.

Фото: solomatin.livejournal.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International