Татарстанның «Бегиш» аэропортында Екатеринбургка билетлар сатыла башлады

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

Николай Лемаев исемендәге «Бигеш» халыкара аэропортыннан Red Wings авиакомпаниясе Екатеринбургка билетлар сата башлады. Рейслар 28 марттан 28 октябрьгә кадәр дүшәмбе һәм җомга көннәренә планлаштырылган. Бер якка билет бәясе якынча 1665 сум булачак.

«Бегишево» аэропортыннан Red Wings авиакомпаниясе маршрутларында Екатеринбург өченче юнәлеш булачак. Агымдагы елның 15 гыйнварыннан Яңа Уренгой шәһәренә рейслар ачылачак һәм Сургутка даими рейслар дәвам ителәчәк.

Рейсларның расписаниесе белән Авиакомпания сайтында танышырга һәм отышлы бәягә билетлар сатып алырга мөмкин (flyredwings.com  яисә аэропорт сайты: www.nbc.aero)

Илья Силищев фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International