Яңа ел бәйрәме ял көннәрендә «Казан» халыкара аэропортында 105 210 пассажирга хезмәт күрсәтелде

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

2021 елның 31 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында 105 210 пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Бу 2020-2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 47,4 % ка күбрәк. Килү һәм китүләрне исәпкә алып  барлыгы 470 рейс үтәлгән, аларның саны 46% арткан.

Россияда (федераль) линияләр арасында 78 492 пассажирга хезмәт күрсәтелгән, бу 2020-2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 26% ка артык. Гадәттәгечә иң популяр юнәлешләр: Мәскәү - 39 814 пассажир, Сочи – 8 456, Краснодар – 2 172, Симферополь – 1 748 һәм Минераль сулар аэропортында – 1 508 пассажирга хезмәт күрсәтелгән.

Халыкара рейсларда пассажирлар санының күләме сизелерлек дәрәҗәдә артты – 26 718 пассажирга хезмәт күрсәтелде, бу 2020-2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3 тапкырга күбрәк (194,3% ка артык). Мисырга рейслар аеруча күп булды: Хургада шәһәре аэропортына 5 203 пассажир, Шарм-эль-Шейх аэропортына 4 852 пассажир очты. Шулай ук Стамбулга – 4 424, Дубай – 2 101 һәм Анталья аэропортына 2 051 пассажир очыш ясады.

Фото: Илья Селищев фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International