Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «Мәскәү— Казан — Екатеринбург» М12 федераль трассасаның 8 нче этап төзелешендә барган эшләрне карады. Төзелештә министр белән бергә «Россиянең автомобиль юллары» Дәүләт компаниясе идарәсе әгъзасы Марс Газизуллин да булды.
М12 автомобиль федераль трассасы Көнбатыш Европа – Көнбатыш Кытай Халыкара транспорт маршрутының бер өлеше булып тора.
Татарстанда М12 автомобиль юлы Кайбыч, Апас, Кама Тамагы, Югары Ослан, Лаеш һәм Яшел Үзән муниципаль районнары аша узачак.