2022 елның 2 гыйнварыннан Татарстанның "ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе Казан — Ырынбур маршруты буенча яңа рейслар ача.
Ырынбур өлкәсенә турыдан-туры рейслар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә булачак.
Сишәмбе көннәрендә Казаннан самолет 18:25 сәгатьтә, Казанга 22:35 сәгатьтә очуы планлаштырыла. Пәнҗешәмбе көнне Казаннан - 19:40, Ырынбурдан 23:50 сәгатьтә очачак.
Якшәмбе көнне Казаннан - 13:40, Ырынбурдан 18:00 сәгатьтә очып китә.
Авиакомпания сайтында билет сатып алынган очракта, Казан-Ырынбур авиабилеты бәясе 3798 сум тәшкил итәчәк.