Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Мәскәүдә эшлекле очрашуларда булды.
Россия транспорт университеты ректоры Александр Климов белән әңгәмә вакытында Татарстанда электр транспортын үстерү өлкәсендә әлеге юнәлешләр буенча магистрлык һәм диплом эшләрен сайлау турында фикер алыштылар.
Фәрит Хәнифов Мәскәү юл-автомобиль университетының юл-төзелеш машиналары кафедрасында булды. Ректор вазифаларын башкаручы Дмитрий Ефименко белән бергә алар Татарстан Республикасы һәм югары уку йорты арасында килешүгә кул кую мөмкинлеген карадылар.
Федераль һава транспорты агентлыгы җитәкчесе урынбасары Сергей Тимошенко белән ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «Бигеш» халыкара аэропортын реконструкцияләү мәсьәләсе буенча фикер алышты.