Казан аэропортыннан Саранск шәһәренә яңа рейс ачыла

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе 2022 елның 2 гыйнварында яңа маршрут - Казан - Саранск рейсын ача.

Мордовия башкаласына турыдан-туры рейслар җомга һәм якшәмбе көннәрендә булачак. Самолет Казаннан 20:00 сәгатьтә оча, Саранск шәһәренә 21:30 сәгатьтә килеп төшә.

Рейсларны Канаданың Бомбардье CRJ-200 авиалайнерлары башкара.

Билетларны Авиакомпания сайтында сатып алган очракта, бер якка билет бәясе 2 831 сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International