2022 елның 3 гыйнварында Татарстанның "ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе Казан - Магнитогорск маршрутын ача.
Казаннан Магнитогорскига турыдан-туры рейслар дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә 50 урынлы CRJ-200 һава судноларында башкарылачак.
Казаннан самолет 04:50 сәг. оча, Магнитогорск шәһәренә 09:10 сәгатьтә килеп төшәчәк. Очу вакыты бер сәгатьтән артык.
Авиакомпания сайтында билет бәясе 4280 сумнан башлана.