Кызын һава транспорты хәрәкәтен өзлексез рәвештә тәэмин итү һәм Татарстан Республикасы аэропортларының Яңа ел бәйрәме көннәрендә эшчәнлеген иминләштерү өчен оператив чаралар күрелде. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде.
«Казан», «Бигеш» һәм «Бөгелмә» аэропортларында аэродром техникасының төзеклеге, электр белән тәэмин итү чыганакларының эшчәнлеге тикшерелде. Аэродромнарны эксплуатацияләү, аэродром катламнарын вакытында кардан һәм боздан чистартуны контрольдә тоту көчәйтелде.
Шулай ук аэродромнар юлларын самолет күтәрелүгә әзерләү өчен бозлавыкка каршы реагент запаслары булдырылды.
Моннан тыш, янгын сүндерү, янгын сигнализациясе чаралары тикшерелде, бәйрәм көннәрендә Республика аэропортларының команда-җитәкче составының тәүлек буе кизү тору эше оештырылды.