Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан территориясендә тимер юлларның имин эшчәнлеген тәэмин итү өчен югары әзерлек режимы урнаштырылачак

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Брифинг республиканың юл-транспорт комплексының бәйрәм көннәрендә эшчәнлегенең әзерлегенә багышланган иде.

Министр сүзләренә караганда, республика территориясендә урнашкан Горький тимер юлларын кардан чистарту өчен 14 махсус техника әзерләнгән.

Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгенең барлык предприятиеләрендә ягулык ресурслары, күмер һәм майлау материаллары, локомотивлар, күчмә состав һәм башка техника өчен запас частьләр һәм җиһазлар әзерләнгән. Укларны күчерүдә механикалаштырылган чистарту җайланмалары эше тикшерелде, 22 берәмлек кар чистарту техникасы каралды. Персоналны салкын көннәрдә эшләү әзерлегенә аерым игътибар бирелде.

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре вакытында тимер юлның куркынычсыз эксплуатацион эшен тәэмин итү өчен 2021 елның 30 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр «Югары әзерлек» эш режимын урнаштыру күздә тотыла. Шулай ук расланган графиклар буенча команда составының тәүлек әйләнәсе кизү торуы эше дә оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International