Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республиканың юл-транспорт комплексының яңа ел бәйрәмнәре вакытында эшчәнлеге әзерлегенә багышланган брифинг булып узды.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов юл оешмалары Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек һәм уяулыкны арттыруга юнәлдерелгән өстәмә инструктажлар һәм чаралар комплексын көчәйтте, дип хәбәр итте. Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларының торышы 26 метеорологик станция буенча күзәтеләчәк. Федераль юлларда 49 видеофиксация приборы һәм 40 метеорологик станция кулланылачак.
Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларына кышкы чорда бозлавыкка каршы 54 материал базасы, 83 мең тонна техник тоз һәм 257 мең тонна ком катнашмасы әзерләнгән. Федераль автомобиль юллары өчен 109 мең тонна ком катнашмасы һәм 27 мең тонна реагент (техник тоз) әзерләнгән.
Юл оешмалары карамагында кар чистарту һәм бозлавыкка каршы материаллар урнаштыру эшләрен башкару өчен яраклаштырылган 1140 махсус юл машинасы бар. Аларның 358 федераль автомобиль юлларын карап тоту өчен кулланыла. Ком-тоз катнашмасын яки техник тозны сибү өчен 330 берәмлек катнаш юл машиналары кулланыла.
Моннан тыш, юлчыларның 130 автогрейдер, 160 трактор, эксковаторлар, 150 фронталь төягеч, 115 ротор кар чистарткычы бар. Шул исәптән федераль автомобиль юлларында 44 автогрейдер, 69 кар чистарту җайланмалары булган тәгәрмәчле трактор, 29 ротор кар чистарткыч, 46 фронталь һәм кечетөяүче кулланыла.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында тәүлек буе оператив хезмәт эшли, тел.8 (843) 291-91-91. Бирегә автомобиль юлларының торышы, транспорт һәм юл-транспорт хәрәкәте турында мәгълүмат бирергә мөмкин.