2022 елның 3 гыйнварыннан «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казан — Элиста маршруты буенча һава очышларын башлый.
Калмыкия Республикасының башкаласына турыдан-туры рейслар дүшәмбе һәм җомга көннәрендә булачак, пассажирларны Элиста шәһәренә 50 урынлы CRJ-200 самолет җиткерәчәк.
Казаннан Элистага һава судносы иртәнге сәг. 09:30 күтәрелә, Элистадан самолет 12сәг.30 минутта оча.
Юл 2 сәгать дәвам итәчәк. Авиакомпания сайтында билетны 590 сумнан сатып алырга мөмкин. Рейслар турында тулырак белешмәне һәм өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында укырга мөмкин: http://uvtaero.ru