Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан территориясендә 2022 елда халыкка су транспортында хезмәт күрсәтүне оештыру буенча конкурс булып узды

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстанда 2022 елда республика халкына су транспорты хезмәтен күрсәтүне оештыру буенча конкурс үткәрелде.

Конкурска Казан, Чистай һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә халыкка транспорт хезмәтен күрсәтүче 3 лот куелган иде. Бәйгедә катнашу өчен 3 гариза бирелде.

Гаризаларны карау һәм бәяләү нәтиҗәсендә конкурс комиссиясе җиңүчеләрне билгеләде.  Казан һәм Чистай шәһәрләрендә яшәүче халыкка транспорт хезмәтен күрсәтү хокукы «Татфлот» АҖ бирелде.  Яр Чаллы шәһәре буенча җиңүче дип «Яр Чаллы» җитештерү берләшмәсе табылды.

2022 елда су юлы аша шәһәрара су транспорты Казаннан Садовая, Печищи, Ташевка, Кызыл Байрак, Шеланга, Зөя утрау-шәһәрчеге торак пунктларына кадәр, шулай ук Болгар һәм Тәтешкә тиз йөрешле су транспорты хәрәкәт итәчәк. Чистайдан Кызыл Ярга, Яр Чаллыдан Соколки тукталышына кадәр көн саен рейслар оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International