Татарстан Республикасы Дәүләт тарифлар комитеты тарафыннан 2021 елның 19 ноябрендә имзаланган 334-16/т-2021 номерлы карары нигезендә 2022 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы территориясендә шәһәрара тимер юл поездларында пассажирлар йөртү тарифы түбәндәгечә тәшкил итәчәк:
- беренчедән икенче шәһәрара зоналарда – 10 чакрымлы бер зонага 30 сум;
- өченчедән дүртенче шәһәрара зоналарда – 10 чакрымлы бер зонага 20 сум;
- бишенчедән сигезенче шәһәрара зоналарда – 10 чакрымлы бер зонага 18 сум;
- тугызынчыдан унөченче шәһәрара зоналарда – һәр зонага өстәмә 16 сум;
- ундүртенчедән егерменче шәһәрара зоналарда – 10 чакрымлы бер зонага 14 сум.
Тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе эшли) һәм шәһәрара тимер юл кассаларында алырга мөмкин.