Николай Лемаев исемендәге "Бигеш" Халыкара аэропортына-50 ел!

2021 елның 25 декабре, шимбә

Бүген Николай Лемаев исемендәге «Бигеш» Халыкара аэропортына 50 ел тула.

Әлеге вакыйга белән бүген коллективны Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов юбилей уңаеннан котлады:

Хөрмәтле Халыкара "Бигеш" аэропорты ветераннары һәм хезмәткәрләре! Чын күңелдән 50 еллык юбилей уңаеннан изге теләкләремне кабул итегез! 

Бүген Татарстанның "Бигеш" аэропорты уңышлы гына үсә, Россиянең алдынгы 50 аэропорты исемлегенә керә. Әлбәттә бу сезнең хезмәтегез нәтиҗәсе!

«Бегишево» һава мәйданы Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм башка якын-тирәдәге шәһәрләргә хезмәт күрсәтә. Ел саен әлеге аэропорт аша 700 меңгә якын пассажир уза.

Татарстан халкы өчен авиапассажирлар йөртү хезмәтенә аерым игътибар бирелә. 2021 елда безнең республика «Бигеш» аэропортыннан Ростов-на-Дону, Краснодар, Новосибирск, Минеральные Воды, Нижневартовск, Яңа Уренгой һәм Сургут шәһәрләренә 7 маршрутны финанслауда катнашты.

Шунысын да билгеләп үтәсем килә, аэропорт инфраструктурасын үстерүгә дә аеруча игътибар бирелә.

Хәзерге вакытта «Бигеш» аэропорт комплексын реконструкцияләүнең икенче чиратын гамәлгә ашыру тәмамлана, бу патруль юл һәм техник саклау чаралары белән җиһазланган периметрлы койма төзүне күздә тота. Проект федераль бюджет хисабыннан тормышка ашырыла.

Республика бюджетыннан ике проект гамәлгә ашырыла. 2022 елда аэропортка керү юлында 410 урынлы түләүсез машина куюга исәпләнгән мәйдан төзү планлаштырыла. Хәзерге вакытта очу-төшү юлын реконструкцияләүнең проекты әзерләнә.

Аэропорт акчалары хисабына Халыкара һава юлларының сәгатенә 200 пассажирны кабул итә алучы яңа терминалын төзү дәвам итә. Яңа терминал файдалануга 2022 елның декабрендә тапшырылыр дип көтелә.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Аэропорт үсешенә һәм хезмәт күрсәтүне камилләштерү эшчәнлегенә зур өлеш керткәнегез өчен Сезгә ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Туганнарыгызга һәм якыннарыгызга имин көннәр, нык сәламәтлек, игелек һәм уңышлар телим!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International