Бүген Ратушада 2021 ел нәтиҗәләре буенча Казан Мэры стипендияләрен тапшыру тантанасы узды. Илсур Метшин студентларга, аспирантларга, яшь спортчыларга, музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучыларына стипендияләр тапшырды. Быел стипендия алу өчен 300 гариза бирелгән, тантанада 90 җиңүче катнашты.
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты аспиранты, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәре Кәрим Нурмөхәммәтов фәнни-тикшеренү эшендә уңышлары өчен стипендиат булды.
Кәрим автомобиль юллары идарәсендә әйдәп баручы консультант булып эшли. Ул конкурска «Татарстан Республикасы территориясендә юлүткәргечләрнең һәм автомобиль юллары күперләренең ышанычлылыгы дәрәҗәсен нәтиҗәле күтәрү ысуллары» дигән хезмәтен тәкъдим итте.
Хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз! Уңышлар телибез!
Фото: KZN.RU (Денис Гордийко)