Җиңел машинада пассажирлар ташу өлкәсендә региональ дәүләт контролен гамәлгә ашыру турындагы Нигезләмә үз көченә керде

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында видеоконференция форматында Татарстан территориясендә җиңел машинада пассажирлар йөртү һәм багаж ташу эшчәнлеген тормышка ашыруга рөхсәт алган эшкуарлар белән киңәшмә узды.

Киңәшмәдә катнашучыларга норматив хокукый актларның нигезләмәләре турында сөйләделәр. Машина йөртүчеләр эшен оештыруны эчке контрольне көчәйтү кирәклегенә басым ясадылар. Аерым алганда, җиңел машинада махсус атрибутика һәм документлар - тану фонаре, цветографик схема, шофер турында мәгълүмат, эшкә чыгу турында тиешле документ булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International