Быел Министрлык кабат «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия изге эшләр акциясендә катнашты. Акыллы, игелекле ун яшьлек Демид Лисовский поезд машинисты булырга теләү хыялы турында язган. Бу хакта "Теләкләр чыршына" язылган хат ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов кулына тап булды. Һәм дә бүген без Демидның Яңа ел теләген тормышка ашырдык. Ул әнисе белән Казан – Аэропорт маршруты буенча электр поездының машинист кабинасында утырып йөрде. 10 яшьлек булачак машинистны «Казань-1» тимер юл вокзалында электр поездына министр урынбасары вазифаларын башкаручы Алексей Сидоров озатты. Ул Демидны якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләде, уңышлар теләде.
Демидка Казанда яши, самолетлар, поездлар, машиналар, барлык транспорт белән кызыксына, бигрәк тә аңа ике катлы ерак араларга йөрүче поездлар күбрәк ошый. Демидның хыялы киләчәктә дә чынга ашсын!