Татарстанда «Алексеевск - Әлмәт» автомобиль юлын төзү һәм эксплуатацияләү турында Концессион килешү «Автострада» Акционерлык җәмгыятенә тапшырылды

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында «Шәле (М-7) - Баулы (М-5)» түләүле автомобиль юлы белән бергә «Алексеевск - Әлмәт» автомобиль юлын төзү һәм эксплуатацияләү турында Концессион килешү «Автострада» АҖ тапшырылды. Тантанада онлайн режимда Федераль юл агентлыгы җитәкчесе урынбасары Игорь Костюченко, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм «Автострада» АҖ генераль директоры Ренат Уткин катнашты.

Концессион килешү төзү турында карар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2021 елның 15 декабрендә имзаланган 2668-р номерлы боерыгы нигезендә кабул ителде. Концессион килешү имзалау мәсьәләсе 2021 елның 1 апрелендә «Автострада» АҖ тарафыннан бирелгән шәхси концессион инициативасы нигезендә башкарылды.

“Алексеевск - Әлмәт” автомобиль юлының гомуми озынлыгы 145 чакрым тәшкил итә. Проект 83,669 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджет суммасы - 30,616 млрд сум, республика бюджеты - 29,845 млрд сум һәм шәхси инвесторның акчасы - 23,108 млрд сум тәкил итә.

Концессион килешү 99 ел гамәлдә калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International