Татарстанда 10 автомобиль газ ягулыгы станциясе файдалануга тапшырылды

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстанда тантаналы рәвештә автомобильләрне газ ягулыгы белән тәэмин итүче 10 компрессор станциясен (АГНКС) файдалануга тапшырдылар.

Яңа станцияләр Казан, Түбән Кама шәһәрләрендә, Тукай, Апас, Әлки һәм Лаеш районнарында, Менделеевск һәм Яшел Үзән районнарына кергән М-7 трассасында, Питрәч муниципаль районыннан узган Казан-Чаллы автомобиль юлында төзелде. Хәзер Татарстанда АГНКС челтәре 38 санына җитте.

Тантана Казанда Васильченко урамында урнашкан яңа АГНКС-4 "Газпром" станциясендә узды. Видеоэлемтә аша ачылышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» ГАҖ Идарәсе Рәисе урынбасары Виталий Маркелов катнашты. Казанда ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, инвестор-компания вәкилләре, шулай ук республиканың район башлыклары катнашты.

Татарстан Россиядә беренчеләрдән булып транспорт чараларын газ-мотор ягулыгына күчерүне субсидияләү турында карар кабул итте. Бүген республика газ-мотор ягулыгына күчү буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында лидерларның берсе. 2013 елда Татарстанда табигый газны мотор ягулыгы сыйфатында кулланучы 500 гә якын транспорт чарасы исәпләнгән, бүгенге көндә бу сан хәзер 7000 нән артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International