Хәзер Татарстан төбәк юлларында 375 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларда 204 берәмлек техника хезмәт күрсәтте, 4352 тонна ком-тоз катнашмасы сибелде, 109 тонна тоз һәм 87 тонна тоз эретмәсе кулланылды.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Кар, юлларда бозлавык булуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка күчә торган талгын җил. Көндез һава температурасы - 2 дән алып 7 градуска кадәр булачак.
Авиация, елга, тимер юл транспорты объектларында, Идел һәм Кама елгалары аша күперләрдә юллар яхшы.
Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгән очракта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының тәүлек буе эшләүче оператив хезмәтенә (843)291-91-91 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.