Бүген Татмедиа агентлыгында Татарстан Республикасында санитар-эпидемиологик вәзгыятькә багышланган матбугат конференциясе узды.
Җәмәгать транспорты эше турында һәм 22 ноябрьдән кертелгән чараларга бәйле мәгълүмат белән ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары вазифаларын башкаручы Алексей Сидоров чыгыш ясады.
Татарстанда җәмәгать транспорты эшенә көндәлек мониторинг үткәрүдән алынган мәгълүматлар буенча 2021 елның 16 декабрендә халыкка транспорт хезмәте күрсәтүдә 1141 автобус (95,6%), 160 троллейбус (100%) һәм 172 трамвай (планнан 95,6%) җәлеп ителгән.
Пассажирларның саны транспортта чикләүләр кертелгән көннән алдагы көннәр белән чагыштырганда 7,3% ка кимегән. Транспорт чараларында контроль-ревизия хезмәтләре QR-кодсыз булган 180 кешене тоткарлаган, шуларның 8 хокук саклау органнары хезмәткәрләренә административ хокук бозу турында беркетмәләр төзү өчен тапшырылган.
Чикләүләр кертелгән дәвердән, ягъни 22 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр 19585 транспорт чарасы тикшерелгән, нәтиҗәдә QR-кодсыз 17339 кеше ачыкланган, шул исәптән 133 тәртип бозучыга беркетмәләр төзелгән.